Татарстанда яшәүче алимент буенча бурычлыларның 13%ын хатын-кызлар тәшкил итә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның суд приставлары башлыгы Әнвәр Закиров хәбәр итте.
"Кагыйдә буларак, болар бер яки берничә балалы ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән аналар. Яки балалары махсус учреждениеләр тәрбияләнүче хатын-кызлар " » - дип ачыклык кертте ведомство башлыгы.
23 майдан 1 июньгә кадәр «Суд приставлары – балаларга» Бөтенроссия акциясе барышында Татарстанда бурычлылардан 16 миллион сумнан артык акча түләттергәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез