Татарстанда алимент түләмәүче ананы матурлык салонында тотканнар

Лениногорскида суд приставлары баласына акча белән ярдәм итәргә теләмәгәнлектән эзләүгә игълан ителгән бер хатын-кызны матурлык салонында тоткарлаганнар. Бу хакта “KazanFirst” Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Әлеге хатын-кыз озак вакытлар буе алимент түләмичә килгән. Приставлар таләпләрен санга сукмыйча, әле бер, әле икенче фатирны арендага алып, шунда качып яткан, чикләү чараларын (Россиядән чыгуны тыюны кертеп) санга сукмаган. Әмма хәсрәт ананы барыбер тапканнар. Кече суд приставы чәчтарашка язылганда, журналда эзләүгә игълан ителгән хатын-кызның фамилиясен күреп алган. Коллегалары шундук күрсәтелгән урынга килеп җиткән. Алимент түләмәүче матурлык салонына керә-керешкә тоткарлаган.

Шулай итеп, юньсез ананы чәчен матурлыйсы урынга приставлар бүлегенә алып киткәннәр. Аңа карата балаларын карарга акча бирмәгән өчен административ беркетмә төзегәннәр. Җәмәгать судьясы 20 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре