Татарстанда 2019 елдан бирле “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысасында 54 спорт корылмасы төзелгән. Бу хакта “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында республиканың спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов әйтте.
“Футбол кырлары, ГТО нормаларын тапшыру өчен мәйданчыклар, спорт-сәламәтләндерү комплекслары, боз сарайлары, йөзү бассейннары төзелде”, – диде ул.
Алмаз Хөсәенов әйтүенчә, программа ярдәмендә спорт мәктәпләренә кирәкле җиһаз һәм инвентарьларны да сатып алганнар. “2019 елдан бирле әлеге максатларда 182 миллион сум акча тотылды”, – диде ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, республикада спорт корылмалары дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә дә төзелә. “2023-2024 елларда инвестор белән Чаллы һәм Әлмәттә ике объектны кулланышка тапшырдык. Шундый ук эш Яшел Үзән һәм Казанда башкарылачак”, – диде ул.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда 11,8 мең спорт корылмасы бар. Биредә берьюлы 327,4 мең кеше шөгыльләнә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез