Шуннан соң безне өч көнлек эш атнасы көтә.
Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды. 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр сузылачак ул. 2 ноябрь – шимбә ялын 30 апрельдә (сишәмбе көнне) үк ял итеп куйдык инде чөнки (май бәйрәмнәрендә озаграк ял итү өчен).
Шуңа күрә 2 ноябрьдә эшкә чыгарга туры киләчәк. Әмма бу көнне эш сәгатьләре бер сәгатькә кыскара, чөнки 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
Алты көнлек эш атнасыннан соң Татарстанда өч көнлек (тулаем Россиядә – дүрт көнлек) эш атнасы башланачак, чөнки республикада 6 ноябрьдә (чәршәмбегә туры килә) Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез