Быел Татарстанда алтын көзнең узган елдагыга караганда соңрак килүе көтелә. Сәбәбе – яңгырларның күп явуы. “МЕТЕО” фараз үзәге синоптигы Александр Ильин “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
“Республикада быел көзен агач яфраклары соңрак коелачак, чөнки җәй яңгырлы килде, хәзер дә көннәр яңгырлы тора. Яңгырларның күп булуы, кояшның исә сирәгрәк күренүе яфрак коелу чорын тоткарлый. Шуңа күрә быел алтын көз узган елның көзендәгегә караганда соңрак киләчәк”, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Исегезгә төшерәбез: агач яфраклары гадәттә һава температурасы төшеп, көннәр кыскаргач – октябрь башы яки урталарында коела башлый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез