Газетага язылу

Татарстанда җәмәгать судьяларын сайладылар

Бүген VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 24 нче утырышында депутатлар Татарстанның ун җәмәгать судьясын сайлады.

 Кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдим итте, дип яза Татар-информ.

«Барлык кандидатуралар да законнарда каралган тикшерү процедураларын узды. Алар барысы да белдерелгән таләпләргә туры килә. Аларны сайлауга каршылыклар юк», - диде ул.

Айдар Кәримов (ТР Әлмәт суд районы, 4 нче суд участогы буенча), Роза Ярмөхәммәтова (ТР Түбән Кама суд районы, 12 нче суд участогы буенча), Руслан Исмәгыйлев (ТР Тукай суд районы, 1 нче суд участогы буенча), Гөлназ Садыйкова (Чистай суд районы буенча) өч елга җәмәгать судьялары итеп сайланды.Казан шәһәре, 4 нче суд участогы).

Вәкаләтләр срогы чикләнмичә җәмәгать судьялары булып Гөлгенә Гыйззәтуллина (Казанның Авиатөзелеш суд районы буенча, 4 нче суд участогы), Арслан Боязитов (Казанның Вахитов суд районы буенча, 1 нче суд участогы), Марат Минхәеров (Яр Чаллы суд районы буенча, 3 нче суд участогы), Альберт Бариев (Яр Чаллы район суды буенча, 12 нче суд участогы), Марс Яхин (Яр Чаллы суд районы буенча, 15 нче суд участогы), Эдуард Җамалиев (Яр Чаллы суд районы буенча, 23 нче суд участогы).

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре