Бүген Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә - төнлә һәм көндез термометр баганасы -18 дән -23 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -17 дән -24 градуска кадәр салкын булачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
"Көндез бераз кар ява, төнлә һәм иртән урыны белән буран", - диелә хәбәрдә.
Төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба юнәлешен үзгәрткән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.
Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез