Газетага язылу

Татарстанда аномаль салкыннар дәвам итә

Бүген, 17 гыйнварда, Татарстанда элек урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава,  явым-төшемнәр көтелми. Юлларда бозлавык булганлыктан, сак һәм игътибарлы булу сорала. 
Төбәктә тизлеге 4 тән алып 9 м/с ка кадәр булган көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш җилләре исә. 

Төнге һәм иртәнге 19-24 градус салкыннан соң (урыны белән 31 градуска кадәр), көндез Татарстанда  -11дән -16 градуска кадәр, урыны белән -20 градуска кадәр салкын булачак. Казанда -14 дән -16 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре