Газетага язылу

Татарстанда арканлы юлның кайчан төзелә башлаячагы турында мәгълүм булды

Казанда “Аэромост” арканлы юл төзелеше 2027 елда башланырга мөмкин. Бу хакта “КП.RU” “Бизнес Онлайн” агентлыгы мәгълүматларына таянып яза. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина агентлыкка хәбәр иткәнчә, хәзер инвесторга Главгосэкспертиза оешмасыннан бәяләмә, төзелешкә рөхсәт алып, җир кишәрлеген рәсмиләштерергә кирәк. Проектның бәясе 6 миллиард сумга җиткән.

Инвестор көз башында җир кишәрлеген торгларсыз гына арендага алу турында Инвестицион үсеш агентлыгына үтенечнамә тапшырырга ниятли. Инвестицион совет уңай карар чыгарган очракт,а җир кишәрлеге рәсмиләштерелеп, 2027 елда төзелеш башланып китәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: Казанда арканлы юл төзү турында 2009 елдан бирле сөйләшәләр. Төрле елларда төрле маршрутлар һәм инвесторлар күздә тотылды, ләкин проект гамәлгә ашырылмыйча калды. “Аэромост”ның бүгенге версиясе белән 2021 елда таныштырылды. Аның маршрутын Горький исемендәге парктан “Рус-Немец Швейцариясе” аша “Ак Барс Арена”га кадәр сузу күздә тотыла. Моңа кадәр арканлы юлны 3 миллиард сумга бәяләп, ачылышын 2023 елга планлаштырганнар иде. Шушы елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов трассаны һәм аның өч станциясен килештерде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре