Татарстанда ашлама салынган капчык астында калып, 7 яшьлек малай һәлак булган

Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты "Саксызлык аркасында үлем китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Яңа Чишмә авылында сакланмый торган склад территориясендә 7 яшьлек малай өстенә ашлама салынган 1000 килограммлы капчык төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән ул урында ук һәлак була.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла, фаҗиганың шартлары ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре