Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсендә бу хәлгә ачыклык керткәннәр.
Бүген Чаллының Сәламәтлек саклау идарәсендә “Татар-информ” агентлыгына пациентның ни өчен “Ашыгыч ярдәм” машинасыннан егылып төшүен аңлатканнар. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Чаллыда бер ир-атның “Ашыгыч ярдәм” машинасыннан егылуы турында видео пәйда булган. Видео авторы әйтүенчә, 9 май көнне бер пациент үзен хастаханәгә озаткан чагында “Ашыгыч ярдәм” машинасыннан егылып төшкән.
Агентлык хәбәрчесенә сөйләп үтелгәнчә, пациент исерек булган һәм медикларга ташланган. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Сәрхуш ир-атны медиклар полиция хезмәткәрләре белән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергән. Аны хастаханәгә яткыру таләп ителмәгән.
“Кызганычка, медицина ярдәме күрсәтү вакытында пациентларның ашыгыч ярдәм фельдшерларына кул күтәрү очраклары булгалый. Бу – нәкъ шундый очрак”, – дип билгеләп үтелгән шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез