Чаллыда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә танылган кардиохирург Ринат Акчурин исемен бирергә ниятлиләр. Бу җәһәттән карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза “Татар-информ”.
“Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә Ринат Сөләйман улы Акчурин исемен бирү һәм аны алга таба “Р.С.Акчурин исемендәге “Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе” дип йөртү тәкъдимен кабул итәргә”, – диелгән документта.
Ринат Акчурин гаять оста хирург, абруйлы галим, СССР һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты иде. Илебездә һәм чит илләрдә кан тамырлары хирургиясе, кардиохирургия өлкәләрендә уникаль юнәлешләрне үстергән галим һәм белгеч буларак абруй-дан казанган шәхес ул.
Ринат Сөләйман улы дистәләрчә еллар дәвамында Татарстан белән эшлекле элемтәләрен өзмәде. 2024 елның 6 октябрендә 79 нчы яшендә вафат булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез