Татарстанда әтисе улын ау мылтыгыннан атып үтергәннән соң җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл быелның 26 июнендә булган. Түбән Камада Мурадьян урамындагы йортның бер фатирында 65 яшьлек ир-ат 44 яшьлек улы белән бергә эчеп утырган. Ниндидер мизгелдә ызгыш чыккан, әтисе ау мылтыгын алган һәм улының аркасына аткан. Ул алган җәрәхәтләрдән урында үлгән. Ир-ат бу хәлдән котын алып, мылтыгыннан үз башына аткан. Һәлак булганнарны хастаханәдән кайткан хатыны һәм әнисе тапкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез