Татарстанда атна ахырына салкынайта. 5 декабрьдә төнге сәгатьләрдә һәм көндез һава температурасы 0...-5 градус тәшкил итәчәк. Юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин.
“Татарстанда декабрьнең беренче декадасында һава температурасының нормадан 3 градуска югары булуы көтелә. Әмма атна ахырына таба, пәнҗешәмбедән башлап, һава шартлары алышыначак. Республикада суыта. 5 декабрьдә Татарстанда көндезге һәм төнге температура 0...-5 градус тәшкил итәчәк. Шимбә һәм якшәмбедә тагын да суыграк булачак”, – дип хәбәр иткән Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь “Татар-информ” агентлыгына.
Аның әйтүенчә, ялларда кар көтелми. Шул ук вакытта кыска вакытлы гына суыту булачак бу. Киләсе атна башында, чираттагы циклон үтеп керү сәбәпле, янә җылыта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез