Татарстанда аучыларны тикшерәләр

5 сентябрьдән Татарстанда кошларга көзге ау сезоны ачылды. Росгвардия хезмәткәрләре Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре белән берлектә ау законын санга сукмаучыларны ачыклау максатыннан рейдлар уздыра. Росгвардиячеләр иң элек корал йөртү кагыйдәләренең үтәлү-үтәлмәвенә игътибар итә: аучыларның коралга рөхсәте, аны йөртү һәм куллану шартлары тикшерелә.

Республикада барлыгы 93 ау биләмәсендә аучылык рөхсәт ителгән. Бүгенгә берничә дистә аучы, аларның автомобильләре һәм көймәләре тикшерелгән. Корал йөртү кагыйдәләрен бозу очраклары аеруча еш күзәтелә: кайбер аучыларның коралны тышлыксыз һәм корылган килеш йөртүләре ачыкланган.

Бала хокуклары өчен яңа кеше җавап бирәчәк

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты депутатлары Татарстан Конституция суды судьясы итеп сайлау өчен өч кандидатны хуплады. Комитет рәисе Шакир Яһудин искәртеп үткәнчә, Конституция суды Дәүләт Советы тарафыннан сайланыла торган алты судьядан тора. «Татарстан Президенты һәм Дәүләт Советы парламентка Конституция суды судьялары вазыйфаларына кандидатларны бер үк санда тәкъдим итә. Судьялар 10 елга сайлана. Икенче срокка сайлану закон нигезендә рөхсәт ителми», – дип ачыклык кертте ул комитет утырышында. Шакир Яһудин сүзләренә караганда, Конституция судының өч судьясы вәкаләтләре июль аенда чыккан. Әлегә алар, яңа судьялар сайланганчы, үз бурычларын үтәүне дәвам итә.

Конституция суды судьясы итеп сайлау өчен Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Татарстан Югары Суды рәисенең элеккеге урынбасары Марат Хәйруллин, Казанның Вахитов районы судының элеккеге рәисе Фәнис Мусин кандидатуралары хупланды. Әлеге мәсьәлә Дәүләт Советының 24 сентябрьдә узачак унбишенче утырышында каралачек. Гүзәл Удачина Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил вазыйфасында 2010 елның июленнән бирле эшләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Аучылар

Көн хәбәре