Татарстанда авариядә ике кеше һәлак булган

Татарстанның Минзәлә районында иртәнге сәгать алты тирәсендә ике машина кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» белән идарә иткән 35 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗель» белән бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң «Лада» автомобилен «Опель» кроссоверына «атып бәргән».

Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлгән. Моннан тыш, йөк машинасы йөртүчесе дә имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре