• Фото: Дәүләт Автоинспекцияcсе матбугат хезмәте

Татарстанда автобус белән йөк машинасы бәрелешкән: 10 кеше зыян күргән

Бу хакта Дәүләт автомобиль инспекциясеннән хәбәр иткәннәр.

Бүген Казан-Ульяновск автомобиль юлының 24нче чакрымында “ПАЗ” вахта автобусы (салонында 10 пассажир булган) туктап калган йөк машинасына килеп бәрелгән. Бу хакта “KazanFirst” Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәренә таянып яза.


Зыян күрүчеләр саны турында төгәл генә мәгълүматлар юк әле. Авария булган урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре