Башлангыч мәгълүматларга караганда, төнлә Чирмешән районындагы Кузайкино – Норлат автомобиль юлында автобус йөртүчесе хәвефсез тизлекне сайламаган һәм транспорт чарасы юл кырыена төшеп капланган. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар, берничә пассажир хастаханәгә озатылган.
Вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен урынга Чирмешән районы прокуроры Илдар Солтанов чыккан.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча тикшерү органнары Россия Җинаять кодексының ике маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Сүз куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында бара.
Хәзерге вакытта тикшерү барышы район прокуратурасы контролендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез