Татарстан автоинспекторлары М-7 юлында Мәскәүдән Пермьга баручы автобуста Түбән Тагилдан 33 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.
“Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, пассажирның рюкзагын тикшергәндә порошоксыман матдәле төргәк табылган. Экспертиза төргәктәге 1 кило чамасы матдәнең клефедрон булуын күрсәткән.
Ир-ат бер айлап интернет-кибеттә наркокурьер булып эшләвен таныган. Ул Мәскәү территориясендә яшерен урыннарда калдырылган наркотикларны алып, шуларны төбәкләргә таратып йөргән.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атка 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез