Газетага язылу

Татарстанда автоинспекторлар кулын пычкы белән өзә язган хатын-кызга ярдәм иткән

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре 20 августта Казанда бензин пычкысы белән кулын кисеп чыгара язган 52 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә озаткан.

Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Лесозаводская урамы тирәсендә бер хатын-кыз үзенең машинасында Дәүләт автомобиль инспекциясе инспекторлары янына килеп туктаган.

Ул полиция хезмәткәрләренә кулын бензин пычкысы белән бик нык җәрәхәтләве турында әйтеп, үзен якындагы хастаханәгә озатуларын сораган. Хезмәткәрләр Юл-патруль хезмәте полкының дежур бүлегенә килеп туган хәл турында хәбәр иткән һәм маршрутка ачыклык керткән. Шуннан соң зыян күрүчене бик тиз генә шәһәр хастаханәсенә озатып куйганнар. Биредә аңа квалификацияле медицина ярдәме күрсәткәннәр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре