Төбәкләр автомобильдә утырып сәяхәткә чыгучылар өчен кызыклы туристик маршрутлар булдыра. Аларга күренекле урыннар гына түгел, автотуристларны кабул итәргә әзер булган инфраструктура объектлары да кертелә. Әлеге эш кысасында, “Туризм һәм кунакчыллык” илкүләм проекты нигезендә, эшмәкәрләргә, конкурс буенча, автосәяхәтчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга акча бирелә. Узган елда автомобильчеләрнең туристлык маршрутлары тирәсендә урнашкан 13 проектны хуплаганнар.
“Илкүләм проект кысасында, 2025 елда Россиядә автотуризмны үстерүгә ярдәм итүнең аерым чарасы пәйда булды. Татарстанда дүрт маршрут теркәлгән. Без шулар тирәсендәге инфораструктураны яхшыртуга юнәлдерелгән ярдәмне алуга ирештек”, – ди Татарстан Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. Казаннан нибары 30 чакрым ераклыкта – “Волга” М-7 федераль юлының 843 чакрымында “Ирбис” ягулык салу станциясендә территорияне төзекләндерү проекты гамәлгә ашырыла.
Төп үзгәреш – сәяхәтчеләр тукталышын уңайлы итү өчен заманча балалар һәм спорт мәйданчыгын булдыру. Проект 1,7 миллион сумга төшә. Шуның 1,2 миллионы чамасы субсидия рәвешендә бирелгән. Төбәктә автотуризмны үстерүгә 3А федераль кунакханәләр челтәре дә үзеннән саллы өлеш кертеп килә. Бүгенгә, Владимир өлкәсеннән алып Карелия һәм Калмыкиягә кадәр, 13 төбәктә челтәрнең 17 кунакханәсе эшли.
Ел азагына кадәр 25 объект ачу күздә тотыла. Татарстанда мондый кунакханәләр – икәү: Питрәч районында – “3А Казань” һәм Лаеш районында – “3А Казань Аэропорт”. Һәр 3 А кунакханәсе 49 номерга исәпләнгән. Аларда тәүлек әйләнәсе кайнар аш-сулы кафе эшли, бушлай Wi‑Fi һәм парковка, 5 яшькә кадәрге балаларны бушлай урнаштыру, эт яки мәче белән яшәү мөмкинлеге тудырылган. М-7 юлында уен зоналары белән заманча АЗСлар пәйда булу, Татарстан шәһәрләрендә яңа кунакханәләр төзү уңайлы һәм имин автотуризм булдыруга юнәлдерелгән. “Автомобиль юлы инде күптән асфальт түшәмә генә булудан туктады.
Рульдә утыручыларга сыйфатлы, заманча сервис та кирәк. Татарстанда якын киләчәктә тагын 4 ягулык салу станциясендә: Казан – Ульяновск Р-241юлының 7нче чакрымында, Казан-Оренбург Р-239 юлының 28нче чакрымында, Йошкар-Ола ‒ Яшел Үзән А-295 юлының 125нче чакрымында һәм “Восток” М-12 юлының 1083 чакрымында шундый ук мәйданчыклар ачу күздә тотыла”, – ди “Росавтодор” Федераль юл агентлыгының Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Михаил Коновалов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез