Газетага язылу

Татарстанда автовокзалдан чыккач югалган 34 яшьлек Эльвираны эзлиләр

Чаллыда 34 яшьлек Эльвира Камаеваны эзлиләр. Ул 1 августта автовокзалдан чыккан һәм югалган, дип хәбәр итә "Орел" ирекле эзләү-коткару отряды матбугат хезмәте.

Эльвираның буе 160-165 см чамасы, уртача гәүдәле, чәчләре җирән төстә. Алсу кофта, ак чалбар һәм кара кроссовкалар кигән булган.

Камаеваны күрүчеләр, аның кайдалыгын белүчеләр булса,  89053732135, 89172604743 телефоннарына шалтыратуларын сорыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре