Татарстанда авыл җирлегендә кимендә 30 еллык хезмәт стажы туплаучылар пенсиясенә өстәмә алырга мөмкин. Авылда яшәүче, эшләмәүче пенсионерларга 2,226 сум 93 тиен күләмендә (пенсиянең төп өлешенең 25 проценты) өстәмә каралган, дип яза “КП-Казань”.
Пенсионер, рәсми төстә эшкә урнашмаган очракта, шәһәргә күченсә дә өстәмәгә хокукын саклап кала. Өстәмә түләүнең мөһим шарты – фәкать авыл җирлегендә эшләп стаж туплау. Әмма барлык һөнәр ияләренә дә кагылмый бу. Агросәнәгать комплексында 500дән артыграк белгечлек (механизаторлар, агроном, ветеринар, балык үрчетүчеләрне кертеп) буенча эш стажын туплаучыларга шундый өстәмә каралган.
Өстәмәне рәсмиләштерү өчен Пенсия фонды бүлегенә (яшәү урыны буенча) авыл стажын раслаучы документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу стажга Россия территориясендә, шулай ук 1992 елга кадәр элекке советлар республикаларында эшләү стажы кертелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез