Татарстанда «Авыл укытучысы» федераль программасында җиңгән 10 кеше 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
«Республикада „Авыл укытучысы“ федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаны 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин», – дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгының матбугат хезмәте.
Бер тапкыр түләнә торган компенсация алу өчен авылга, эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә укытучы булып эшкә урнашырга кирәк.
Программада катнашучылар сайланган гомуми белем бирү оешмасында биш ел дәвамында эшләргә тиеш. Әлеге программа 2020 елдан бирле гамәлдә һәм ул 2024 елга кадәр дәвам итәчәк, диелә министрлык хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез