Аерым алганда, татарстанлылар ярминкәләрдә 5704,5 тонна яшелчә, шул исәптән 3562,3 тонна бәрәңге, 180,9 тонна сөт һәм 577,8 тонна шикәр сатып алган.
Шулай ук, республика халкы ярминкәләрдә 1 миллион 209,3 мең данә тавык йомыркасы һәм 646,6 тонна ит, шуларның 381,5 тоннасы сыер ите сатып алган.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Ярминкәләр зур социаль әһәмияткә ия һәм республика җитештерүчеләре тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора, бу исә авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итә, бу «Эффектив һәм конкурентлы икътисад» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә», – дип билгеләп үткәннәр иде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез