Татарстанда авыл хуҗалыклары өчен метеостанцияләр урнаштыра башлаганнар

Татарстанда метеостанцияләр урнаштыру буенча киң колачлы проект гамәлгә ашырыла башлаган. Алар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә һава шартлары турында төгәлрәк мәгълүмат алу мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Метеостанцияләр һава температурасы, дымлылык, җил тизлеге һәм явым-төшем күләме кебек күрсәткечләрне билгеләячәк. Бу исә авыл хуҗалыкларына һава шартларына бәйле көйсезлекләргә әзер тору һәм дөресрәк карарларга килү мөмкинлеге бирәчәк.

Әлеге система республиканың бөтен территориясен колачлаячак. Һава торышындагы көйсезлекләрнең якынлашуын якындагы станция тиз генә «тотып» алачак.
Шул ук вакытта система фермерларга реаль вакыт режимында һава торышы белән танышып тору мөмкинлеге бирәчәк. Шулай итеп, аларга чәчү һәм уңыш җыю срокларын төгәлрәк планлаштыруга ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре