Татарстанда авыруларны караучылар үзләренең квалификациясен күтәргән

Татарстанда яшәүчеләргә комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, хезмәткәрләре “Демография” илкүләм проекты ярдәмендә, квалификацияне күтәрү курсларын узган. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Аларга авыруларны озак вакытлар буе карау-тәрбияләү системасының төп төшенчәләре, авыруларның психологик үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр. Ә инде практик дәресләрдә социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре хезмәткәрләре үзләре өчен кирәкле күнекмәләр үзләштергән.

Моннан тыш дәресләрдә аз хәрәкәтләнүчеләрдә яки бөтенләй хәрәкәтләнмәүчеләрдә төрле авыруларны булдырмый калу ысулларын аңлатканнар. Курсларда 18 кеше катнашкан. Алар авыру пенсионерлар һәм инвалидларны карау буенча үзләренең һөнәри осталыгын үстергән.

Исегезгә төшерәбез: “Демография” илкүләм проекты 5 федераль проектны: “Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме”, “Мәшгульлеккә ярдәм итү”, “Өлкән буын”, “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту”, “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектларын үз эченә алган. Илкүләм проектлар, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә ,2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре