Татарстанда бакчачы 142 килограммлы кабак үстергән

Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында яшәүче Виктория Фесай үз бакчасыннан җыелган уңыш белән мактанды, дип яза «Заря» газетасы редакциясе.

Виктория биш ел элек шәһәрдән авылга күчеп килгән һәм шунда ук бакчачылык эше белән мавыга башлаган. Аның участогында җиләк-җимеш, яшелчә һәм чәчәкләр үсә. Быел Виктория авырлыгы 142 килограммлы гигант кабак үстергән. Бакчачы хәтта кабаклар үстерү буенча халыкара конкурста катнашып, «Җиңүдә ихтыяр көче өчен» дигән номинациядә беренче урынны да алган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре