Татарстанда бакчачылык ширкәте янындагы күлдә 30 яшьлек ир-ат суга батып үлгән

Түбән Кама районының “Нефтехимик-1” бакчачылык ширкәте янындагы Каракүл күлендә су коенганда 30 яшьлек ир-ат юкка чыккан.

“Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, бирегә шундук водолазлар килеп җиткән. Югалган ир-атның мәете ярдан 15 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектә табып алынган.

Һава һәм су температурасындагы аерма аркасында ир-атның тәнен көзән җыерган яки үпкәсендә кан тамырлары кысылган булырга мөмкин. Моннан тыш мәрхүмнең күл төбендәге тимер-томырга бәрелгән булуы да бар. Бу урын коену урыны булмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре