Татарстанда аналар үлеме саны артты, дип белдерде республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Аның сүзләренә караганда, моның сәбәбе – коронавирус.
- Ковид аналар үлеме санын арттырды. Сабыйлар арасында үлүчеләр саны буенча без күрсәткечләрне 2020 ел дәрәҗәсендә саклап кала алдык, - дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе.
Коронавирус үлемнең иң киң таралган сәбәпләре исемлегендә икенче урынны алган. Беренче урында элеккечә йөрәк-кан тамырлары авырулары кала бирә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез