«Балигъ булмаган балаларны яки көндезге бүлектә укучы студентларны тәрбияләүче пенсионерлар иминият пенсиясенә өстәмә түләү алу хокукына ия. Татарстанда әлеге ярдәм чарасын 4 724 кеше ала. Иминият пенсиясенә фиксацияләнгән өстәмә түләү алу өчен гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталында, Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтендә яки Күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
«2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән өстәмә түләү күләме бер бала өчен 3 194 сум, ике бала өчен 6 389 сум, өч һәм аннан күбрәк бала өчен 9 584 сум тәшкил итә», – дип аңлаттылар шулай ук Социаль фонд бүлегендә.
Ярдәм чарасы балага 18 яшь тулганчы бирелә. Бала көндезге бүлектә укучы студент булган очракта, түләү балага 23 яшь тулганчыга кадәр саклана.
Арттырылган түләү эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүче пенсионерларга да бирелә, әмма эшләүчеләргә түләү күләме индексацияне исәпкә алмыйча билгеләнә, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез