Татарстанда балалар арасында үлем-китем очраклары кимегән

Быелның гыйнвар-август аралыгында республикада 1 яше дә тулмаган 75 баланың гомере өзелгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 очракка азрак, дип хәбәр итә Росстат белгечләре.

Идел буенда ел башыннан бирле 608 нарасыйның гомере өзелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,1 процентка (79 очракка) азрак. Иң зур хәвефле саннар Мордовия (22,2 процентка арткан), Ульян (+23,1 процент), Пенза өлкәләрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре