Теләче районының Иске Җөри мәктәбендә спорт залы, шулай ук СССР Герое Н.Волостнов исемендәге Васильево кадет мәктәп-интернаты һәм Алексеевск районындагы 5 нче «Кояшкай» балалар бакчасы бинасы капиталь ремонтланачак. Барлык эшләргә республика бюджетыннан 138 млн сум акча бүлеп биреләчәк, дип аңлашыла дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган тендердан, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Эш исемлегенә технологик җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру, җиһазлар һәм инвентарь сатып алу һәм урнаштыру, шулай ук территорияне төзекләндерү керә.
Барлык эшләрне 2026 елның 31 маена тәмамларга тиешләр. Дәүләт заказчысы булып ТР инвестиция-төзелеш баш идарәсе тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез