Суд аңа 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Нурлат суды 45 яшьлек балалар бакчасы мөдирен мошенниклыкта гаепләгән.
2021 елда мөдирнең алты хезмәткәргә премия язуы ачыкланган. Шуннан соң ул, янәсе, бухгалтерлык кәгазьләрендә хата киткән, дигән булып, акчаның бер өлешен үзенә алган. Шулай итеп, бакча мөдире 47 мең сум акча үзләштергән.
Хөкем алдына баскан хатын-кыз үз гаебен танымаган. Суд аңа 100 мең сум күләмендә штраф билгеләгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез