Тикшерүчеләр фикеренчә, аның битарафлыгы аркасында сабый бармаксыз калган. Элекке тәрбиячене иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү статьясы буенча җавапка тартачаклар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, тәрбияче киенү-чишенү бүлмәсендә бер төркем баланы үзләрен генә калдырган. Нәтиҗәдә бер малай, бүлмәнең ишеген япканда, бер баланың бармагын бик каты итеп кыстырган. Бу исә сабыйның бармагын кисүгә китергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез