Газетага язылу

Татарстанда балалар белән бәйле аварияләр саны арткан

Ел башыннан Татарстанда 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 57 кеше һәлак булган, 581е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19га күбрәк.

Балалар белән бәйле аварияләр саны да арткан. Быелның ике ае эчендә алар катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда бер баланың гомере өзелгән һәм 45е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сүзләренчә, ике ел дәвамында пассажир балалар катнашындагы авариялар саны арта. Узган ел юлларда һәлак булган унбиш баланың унөче пассажир булган. Балалар катнашындагы аварияларның төп сәбәбе – юлны тиешсез урында чыгу, аны махсус тоту җайланмаларыннан башка йөртү, киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар булмау. Ел башыннан гына да республикада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны автоутыргычсыз ташыган өчен 1,5 меңнән артык машина йөртүчесен җаваплылыкка тарткан.

– Бу Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә түгел, ә ата-аналарга һәм балаларга кирәк. Барлык яшь пассажирлар да автомобильләрдә бары тик махсус тоту җайланмаларында гына йөрергә тиеш. Алар гомерне саклап кала, – дип искә төшерде Рөстәм Гарипов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре