ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Азат Кадыйров хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
«Агымдагы елда бердәм вожатыйлар мәктәбен эшләтеп җибәрергә һәм Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә сәламәтләндерү һәм ялның цифрлы платформасын кертергә кирәк. Ул гаризалар тапшыру, юлламалар броньлау һәм түләү өчен бердәм тәрәзә, шулай ук бөтен системаны, шул исәптән балаларның килүен, китүен, аларны изоляцияләү һәм башкаларны мониторинглау ноктасы булырга тиеш», - дип белдерде ул.
Быел балалар ялын оештыру турында сөйләгәндә, министр җәйге сезонга 15 балалар лагере, шул исәптән Чаллыда 560 урынлы «Следопыт» лагере ачылачагын искәртте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез