Татарстанда балаларда метапневмовирусның өч очрагын ачыклаганнар

Татарстанда балалар арасында метапневма инфекциясе белән авыруның өч очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов хәбәр итте. 642 проба нәтиҗәләре буенча өч проба гына уңай булды, дип яза "Вести Татарстан".

Хәертынов билгеләп үткәнчә, Татарстан бу инфекция белән авыручылар санының кискен артуы күзәтелә торган төбәкләр исәбенә керми.

Белгечләр билгеләвенчә, метапневмовирус симптомнары гадәти ОРВИ белән охшаш. Әмма инфекция, үпкә тукымаларының зарарлануын һәм үпкә ялкынсынуы белән куркыныч булырга мөмкин. Вирус һава-тамчы юлы белән тапшырыла һәм балалар өчен аеруча куркыныч тудыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре