Татарстанда балалы хатын-кызларга үзләренең эшен ачарга яки үстерергә ярдәм итәчәкләр

3 яшькә кадәрге баласын тәрбияләү ялындагы яки балигъ булмаган балаларга ия булучы хатын-кызлар “Мама – предприниматель” федераль программасында катнаша алачак. Бу хакта “Татар-информ” Икътисад министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Республикада 19-23 августта интенсив уздырылачак. Анда белгечләр хатын-кызларга үзләренең бизнесын анализлауга яки идеяләренең ни дәрәҗәдә тормышка ашарлык булуын тикшерүгә ярдәм итәчәк. Шулай ук алар көндәшлек мохитен анализлау, максатчан аудиториясен бәяләү, нәтиҗәле эшләүче команда булдыру серләренә, башка эшмәкәрлек күнекмәләренә өйрәтеләчәк.

Интенсив проектларны яклау белән төгәлләнәчәк. Җиңүчегә 100 мең сум күләмендә грант биреләчәк.

Программада катнашу – бушлай. Моның өчен мамапредприниматель.рф. сайтында теркәлергә кирәк. Гаризаларны үз эшен ачарга теләүче яки бер елдан артмаган вакыт эчендә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы хатын-кызлар тапшырырга мөмкин.

Әлеге программа Россия Президенты Владимир Путин Указы белән расланган “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре