«Узган елда мототранспортка утырган балалар 41 тапкыр авариягә эләккән. Бер бала һәлак булган. 40ына зыян килгән. Күпләр питбайкны мотоцикл белән бутый. Әмма бу спорт инвентаре гына: аңа утырып гомуми файдаланудагы юлларга чыгарга ярамый», – дип аңлатып үткән Сәмигуллин.
Әлегә мототранспортта юл фаҗигасенә эләккән балаларның ата-аналары административ җаваплылыкка тартыла. Быел баласы шундый авариягә юлыккан бер ир-ат шундый штрафка тартылган да инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез