Тиешле канунга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Документ ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Сүз ТР Гаилә кодексының 141 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында бара, анда балигъ булмаганнарның опекуннарына түләү билгеләү турында әйтелә. Медицина яисә педагогика белеме булган затларга түләү үзгәрүдән тыш, опекага алынган балалар санына карамастан, 13 546 сум күләмендә өстәмә түләү билгеләнгән. Закон 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез