Мәетне судан тартып чыгарганнар.
Кичә Тукай районында Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре эри башлаган боз өстенә чыккан балыкчының мәетен судан тартып чыгарганнар. Бу хакта “KazanFirst” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Тукай районы Новотроицкое авыл җирлегенең Калиновка авылы тирәсендәге буада ир-ат боз астына төшеп һәлак булган.
Коткаручылар мәетне ярдан 6метр ераклыкта судан тартып чыгарган. Фаҗиганең башлангыч сәбәбе – боз өстендә иминлек кагыйдәләрен үтәмәү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез