Татарстанда балыкка кытлык булмаячак

Лаеш районында «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Биосфера-Фиш» елына 8 миллион данә чөгә маймычын үрчетүгә һәм Идел-Нократ төбәге суларында балык запасын ишәйтүгә исәпләнгән.

Рөстәм Миңнеханов комплексны ачу тантанасында, Татарстан территориясенең 7 проценты чамасын сусаклагычлар, елга-күлләр биләп торуын, аларда сәнәгать колачында һәм һәвәскәр дәрәҗәдә балык тотылуын искә төшерде. Биотөрлелекне саклап калу өчен сулыкларны ел саен балыклар белән баетып торырга кирәк, диде ул.

Чөгә маймычларын үрчетү буенча тәүге завод 2018 елда эшли башлаган иде. Бүген бу проектка 625 миллион сум җәлеп ителгән инде. Бик күп акча гына түгел, заманча технологияләр дә әле бу, дип белдерде Татарстан Президенты. «8 миллион маймыч үрчетү зур бурычларны хәл кылу мөмкинлеге бирә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Иң мөһиме, проект әле моның белән генә төгәлләнми. Бездә тагын керкә балык (форель) буенча проект бар». Ул шулай ук «Биосфера-Фиш» комплексының инвестицион гына түгел, социаль һәм экологик проект булып торуын да ассызыклады.

«Биосфера-Фиш» хуҗасы һәм инвесторы Владимир Малыгин биредә бер айдан соң керкә балык комплексын төзү эшләре башланачагын әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы балык «Биосфера-Фиш» чөгә балыгы

Көн хәбәре