Татарстанда бәрәңге бәясе 20% диярлек арткан

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда 17 июньнән 24 июньгә кадәр бәрәңгегә бәя 19,22%ка арткан, бер килограммга уртача бәя 42,03 сумга җиткән.

Яшелчәләр шулай ук кыйммәтләнгән: аерым алганда кыяр бәясе 4,65%ка , кишер - 3,22%ка, аш чөгендере - 2,33%ка һәм суган - 1,18%ка арткан. Моннан тыш, алма (2,2%ка), сарык (1,8%) һәм ак май (1,5%) бәяләре арту теркәлгән.

Әмма сыер ите, тавык, сосискалар, сарделкалар, ярымысланган колбаса, каймак һәм эремчек бәяләре 1% тан да кимрәк арткан. Бәрәңге республикада май аеннан бәяләр үсеше темплары буенча алда бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре