Татарстанда бәрәңге бәясе 274%ка диярлек күтәрелгән

Татарстанстатның республиканың социаль-икътисадый хәле турындагы рәсми докладына караганда, бәрәңге Татарстанда азык-төлек продуктларына бәяләр арту буенча абсолют лидер. 2025 елның маенда бәрәңге бәясе, 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 273,7 процентка арткан.

Бәяләре шактый үскән продуктлар бишлегенә шулай ук түбәндәгеләр кергән:

  • Ак кәбестә - 65%ка
  • Суган - 64%ка
  • Ак май - 46%ка
  • Балык - 24%ка
Шул ук вакытта кайбер продуктлар бәяләрнең төшүен күрсәтте. Тавык йомыркасы 30% ка, ә ярмалар 3,5% ка арзанайган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре