Татарстанда барлык сайлаучыларның 65, 5 проценты тавыш биргән

Татарстанда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау дәвам итә. Көндезге 12 сәгатькә караган мәгълүматлар буенча, республикада барлык сайлаучыларның 65,5 проценты тавыш биргән. Бу хакта журналистларга “Татар-информ” агентлыгында урнашкан Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Моннан тыш, Татарстанда тавыш бирү мөмкинлегеннән өйдән чыкмыйча гына да файдаланып була иде. Бу җәһәттән:

- Өйдән сайлау өчен гаризалар кабул итү тәмамланырга тагын ярты сәгать вакыт калды, - дип искә төшерде Андрей Кондратьев.

Тавыш бирү барышына тәэсир итәрлек хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеген нигезсез булуын әйтте Андрей Кондратьев. Моннан тыш аларның бер өлеше хәзер тикшерелә икән.

- Узган сайлау кампаниясендә Үзәк сайлау комиссиясенең “кайнар элемтә” телефонына 250ләп шалтырату кабул ителгән иде, - дип искә төшерде комиссия рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре