Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның язында үсмер интернет аша элемтә операторларына бәйләнмәгән берничә SIM-карта сатып алган. Алар ярдәмендә ул банкның мобиль кушымтасына кергән һәм белмәгән гражданнар исеменнән кредитлар рәсмиләштергән. Барлыгы өч кредит рәсмиләштерелгән, акчаның бер өлешен үсмер үз ихтыяҗларына тоткан.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, яшүсмер моңа кадәр дә охшаш гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Гаепләү карары расланган җинаять эше судта карауга җибәрелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез