Бүген төнне ул тикшерү изоляторында уздырган.
Кичә Чаллыда Әлмәт башкарма хакимияте җитәкчесе, 42 яшьлек Айнур Исхаковны тоткарлаганнар. Бу вазыйфада ул 2021 елның июненнән бирле эшли, дип яза “Челнинские известия”.
Айнур Исхаков гамәлләрендә “Аеруча зур күләмдә мошенниклык” статьясы билгеләре шәйләнә. Ул 2017 елда шәһәр казнасыннан 2,6 миллион сум урлауда шикләнелә.
Исхаков ул чагында башкарма комитетның Экология һәм табигатьтән файдалану департаментына җитәкчелек иткән. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, аның җитәкчелегендә Әлмәт районында биш карьерны рекультивацияләүгә контракт төзелгән. Әмма проект гамәлгә ашырылмыйча калган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез