Казанның Мәскәү районында “Казан-2” тимер юл вокзалы тирәсендә башы өзелгән ир-ат мәете табылган. Бу хакта “Татар-информ” Транспортта тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген иртән “Восстание” тимер юл станциясендә җәяүлеләр йөри торган тиешсез сукмакта булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-атны поезд бәрдергән.
Тикшерүчеләр бәхетсезнең тимер юлда һәлак булуы сәбәбен билгели. Әлеге очрак буенча тикшерү оештырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез