Татарстанда бензин бәяләре икенче атна рәттән арта

Узган атнада, 15-22 августта, Татарстанда барлык маркалы бензин кыйммәтләнде. Бу инде җәйге тотрыклыланудан соң икенче тапкыр арту. Бу мәгълүматларны Татарстанстат бастырып чыгарды.

Әйтик, АИ-92 һәм АИ-95 бензины күрсәтелгән чорда бер литры өчен – 45,96 тан  49,34 сумга кадәр, ә АИ-98 бер литры өчен – 59,61 сумнан 60,44 сумга кадәр арткан.

Бу чорда дизель ягулыгына бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калган-бер литры өчен 52,41 сум.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экспертлар бензин бәяләренең тиздән түбәнәюен фаразлый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре